Текст песни «Синсезлек». ILGIZ

Раздел: r&b
Альбом: Сингл • 2021 год
Исполнитель: ILGIZ

Иртәгә,
Иртәгә кабат сине сөярмен.
Бездә шундый уен.
Белмәгән,
Тоймаган адәм аңламас аны
Икәүле дөньяны.

Бар да үтә,
Жәлләми вакыт.
Ләкин без икәү
Дәвасын таптык.

Синсезлекне
Тешләремне кысып түзимме?
Арада зур кораблар батканда
Мин йөзимме?
Мин түзимме?
Сизгәнсеңдер,
Минем кояш та беркөн сүнде.
Хәзер барам ерак йолдызларга,
Канга бәреп тезләремне.
Ә син әзерме?
Ә син әзерме?

Шәһәрләр, юеш урамнар
Оныта безне,
Еллар юа эзне.
Йолдызлар чиксез галәмдә
Юата төсле.
Кичер синсезлекне.

Бар да үтә,
Жәлләми вакыт.
Ләкин без икәү
Дәвасын таптык.

Синсезлекне
Тешләремне кысып түзимме?
Арада зур кораблар батканда
Мин йөзимме?
Мин түзимме?
Сизгәнсеңдер,
Минем кояш та беркөн сүнде.
Хәзер барам ерак йолдызларга,
Канга бәреп тезләремне.
Ә син әзерме?
Ә син әзерме?

Другие песни этого исполнителя

Божан